Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада җыелган Ford Kuga машиналарын кире чакыртып алалар
Җитешсезлеге булган автомобильләрнең барысының да тиешле детальләрен бушлай алыштырып бирәләр.
(Чаллы, 16 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Алабугада җыелган Ford Kuga машиналарын кире чакыртып алалар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
«Форд Соллерс Холдинг» АҖ Алабугада 2010 елның октябрь ае ахрына кадәр җыелган Ford Kuga машиналарын кире кайтарып ала. Бу барысы- 496 автомобиль. Сәбәбе алгы тәрәзәләрне җылытып юдыручы форсункалардагы җылыту приборын урнаштырганда тыгызлап торучы детальнең дөрес куелмавы. Шуңа су үтеп кереп форсункалар гадәттән тыш кызып китәргә мөмкин. Шушы дефект аркасында форсунканың корпусы эреп, платик рәшәткәләргә дә ут кабарга мөмкин икән.
Ford Kuga машиналарын сатып алучыларга завод инде чакырулар җибәргән, җитешсезлеге булган автомобильләрнең барысының да тиешле детальләрен бушлай алыштырып бирәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз