news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Язгы игелек атналыгына әзерләнәләр

Алабугада Язгы игелек атналыгын үткәрүгә әзерлек эшләренә аерым игътибар бирелде

(Алабуга, 18 март, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). “Ариадна” үзәге волонтерлары һәм хезмәткәрләре Социаль менеджмент академиясе студентлары өчен өч көнлек семинар үткәрде. Өч көн дәвамында “академиклар” шәхси үсеш тренинглары узды, проект эшчәнлеге буенча лекцияләр тыңлады. Алабугада Язгы игелек атналыгын үткәрүгә әзерлек эшләренә аерым игътибар бирелде.
Студентлар социаль акцияләрне оештыру һәм үткәрү, халыкны атналыкта катнаштыру, иганәчеләр җәлеп итү, гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү алымнарын өйрәнде. Алабугада Игелек атналыгы дәвамында гамәлгә ашырылачак конкрет акцияләр һәм проектлар эшләүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot