news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яшьләрнең массакүләм сугышы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

8нче урта мәктәпнең 2 укучысы арасында килеп чыккан сугыш полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла

 (Казан, 3 март, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Алабугада укучылар һәм студентлар арасында массакүләм сугыш булуы турында гаммәви мәгълүмат чараларында басылган мәгълүматны кире кага. 28 февраль көнне 8нче урта мәктәпнең 9нчы һәм 11нче сыйныфында белем алучы 2 укучы арасында килеп чыккан сугыш полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, мәктәп балалары исә Алабуга районы Үзәк хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә китерелә. Моннан тыш, полицейскийлар 40 үсмер белән профилактик сөйләшүләр уздыра, диелә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot