news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшь рәссамнарны бүләкләделәр

Гран-прига лаек булучыны 10 мең премия белән котладыла, лауреат дипломы алучыларны Ульяновскига һәм Болгарга сәяхәт көтә.

Алабугада яшь рәссамнарны бүләкләделәр
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Мин Шишкин кебек ясыйм” XIV Республика яшь рәссамнар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Россиядә балачак унъеллыгына багышланды һәм “Минем бәхетле балачак дөньям” темасы белән узды. 

Бәйгегә Татарстанның 29 торак пунктыннан 828 эш алынды. Алар 42 сәнгать мәктәбеннән һәм балалар иҗат студияләреннән тәкъдим ителде.

Бүген бүләкләү тантанасында яшь рәссамнарны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директор Гөлзадә Руденко исеменнән аның урынбасары Александр Деготьков котлады.

Жюри төрле яшь категорияләрендә 28 җиңүчене билгеләде. Беренче урынны алучылар 5 мең, икенче урындагыларга 3 мең, өченче урынны яулаучыларга 2шәр мең күләмендә премия тапшырылды. Гран-прига лаек булучыны 10 мең премия белән котладылар.

Лауреат дипломы алучыларны Ульяновскига һәм Болгарга сәяхәт көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100