Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада яшәүчеләр Май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Бәйрәмдә шәһәрлеләр мәгариф идарәсе хезмәткәрләре пешергән коймаклар белән сыйланды.
(Алабуга, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада яшәүчеләр бүген кышны зурлап озаттылар. Ленин мәйданында Май чабу бәйрәменә халык күңел ачу чаралары оештырылды. Биредә халык ансамбльләре һәм бию коллективлары, шулай ук Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте коллективы чыгыш ясады.
Бәйрәмдә шәһәрлеләр мәгариф идарәсе хезмәткәрләре пешергән коймаклар белән сыйланды. “Ничә коймак пешергәнне әйтә алмыйм, әмма меңнән артык икәнен төгәл беләм. Алабугалылар килеп сыйланалар. Коймакның рецепты гади, сөткә ясалган. Кешеләргә ошый, рәхмәт әйтеп китәләр”, дип сөйләде Сания Бакирова.

Шәһәрлеләр шашлык һәм татлы ризыклар белән дә сыйланды, халык осталары товарларын да сатып алу мөмкинлеге бар иде.
Шәһәрдә икенче ел рәттән «Масленичная барышня» конкурсы үткәрелде. Катнашучыларга коймак пешерә белүен күрсәтергә яки Май чабу бәйрәме карачкысын ясауда осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Биредә төрле зурлыктагы һәм төрле милләт карачкылары бар иде. Алар төп Май чабу карачкысы янына урнаштырылды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Анастасия Бондарева җиңде, ә иң яхшы карачкыны 38нче балалар бакчасы коллетивы ясаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз