news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яшәүче, булмаган кредитыннан арынырга теләп, 400 мең сум акчасын югалткан

Тәртип сакчылары каракларның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгәнен ачыклаган.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алабугада яшәүче бер кеше, гамәлдә булмаган кредитыннан арынырга омтылып, 400 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полициягә 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул үзенә билгесез кеше шалтыратып, банк хезмәткәре дип таныштыруын һәм кемдер аңа кредит рәсмиләштерергә омтылуын хәбәр итүен сөйли. Займнан баш тарту өчен, ир-атка аның телефонына килгән смс-хәбәрләрдән кодларны әйтүен сораганнар. Куркып калган ир-ат ялган банкир таләпләрен тулысынча үтәгән һәм аның картасыннан 400 мең сум акчасы юкка чыккан.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар аферистларның абонент номеры Мәскәүдә теркәлгәнлеген ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot