news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Татарстан Президенты белән очрашуга бара

Габдерәкыйп Мөбарәкшин шәһәрнең Ветераннар советына җитәкчелек итә

  (Алабуга, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). 21 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраша. Биредә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы була.

Республика башлыгы белән очрашуга Алабуга районыннан Габдерәкыйп Мөбарәкшин бара. Габдерәкыйп Мөбарәкшин фронтка 1944 елда 17 яшендә чакырылган. Ул 36 штурм авиациясе полкында радист булып хезмәт иткән. Сугыштан соң электромонтер, производствода мастер булып эшләгән. Пенсия алдыннан Алабуганың ПТУ-79 директоры урынбасары вазыйфасын биләгән, хәзер дә эшсез утырмый, шәһәрнең Ветераннар советына җитәкчелек итә.

Габдерәкыйп Мөбарәкшин II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңү өчен” медале һ.б. дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot