news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яшәүчеләрне «Герой әтисе» күргәзмәсенә чакыралар

Алабугада яшәүчеләрне «Герой әтисе» күргәзмәсенә чакыралар

5 июльгә кадәр Алабуганың «Барс» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә багышланган «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли. Экспозициядә кулларына улларының фотосурәтләрен, аларның хәрби бүләкләрен, мәктәп аттестатларын, батырлык һәм хәтер символына әверелгән башка шәхси әйберләрен тоткан әтиләрнең портретларын күрергә мөмкин. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Күргәзмәнең нигезен геройларның әтиләре сурәтләнгән 45 фотография тәшкил итә. Экспозициянең Алабуга версиясендә өстәмә эшләр — уллары махсус хәрби операция катнашучысы булган 10 әти һәм 36 әни портреты тәкъдим ителгән. Һәр сурәт мәхәббәт, горурлык һәм кайгының уникаль тарихын сөйли.

Күргәзмәгә килүчеләр бу эмоциональ эшләрне күреп кенә калмыйча, Ватанны саклаучылар тәрбияләгән гаиләләрнең язмышлары турында да тирәнрәк белә алачак. Күргәзмәгә керү түләүсез, теләгән һәркем «Барс»ка килеп, геройларга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт күрсәтә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot