news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүчеләр яз бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үтте

Алабугада яшәүчеләр яз бәйрәме Нәүрүзне билгеләп үтте
"Алабуга нуры"

Алабугада яшәүчеләр шәһәр мәдәният сараенда барлык көнчыгыш халыклары өчен традицион булган Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Нәүрүз» бәйрәме азәрбайҗан, албан, төрекмән, таҗикһәм казах халкында яңа елның башы дип санала. Аны һәрвакыт күңеллеитеп билгеләп үтәләр, чөнки күпләр Нәүрүзне ничек каршы алсаң, елың шулай үтәчәк дип ышана.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Шәкүрова алабугалыларны бәйрәм белән котлады. Котлау сүзләренә Алабуга районында «Таҗикларның милли-мәдәни берләшмәсе» вәкиле Шерали Әмиров та кушылды.

Гадәттәгечә, бу көнне бай өстәл әзерлиләр һәм күңел ачу чараларында катнашалар. Яз бәйрәмендә биеделәр, җырладылар һәм уен коралларында уйнадылар.

Нәүрүз традицион ризыкларсыз үтми. Барлык катнашучылар да таҗик пылавыннан һәм Азәрбайҗан тәм-томнарыннан авыз итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100