news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүчеләр район башлыгы гранты кысаларында коймаларын яңарта

Алабугада район башлыгы гранты кысаларында коймаларны яңарталар. Валентина Кочнева да йорты янындагы койманы яңарту мөмкинлегеннән файдаланып калган.

Валентина Галиәскар Камал урамындагы 14нче йортта яши. Койманың бер өлешен ул җәй көнне үк яңарткан. Күптән түгел генә, район башлыгы башлап җибәргән грант кысаларында, киртә ясауга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтаруга гариза язарга булган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Грант турында мин августта белеп алдым һәм катнашырга уйладым. Бик кирәкле программа, бигрәк тә шәһәрнең иске өлешендә торучылар өчен. Төзелгән вакытта, сизелерлек ярдәм дип саныйм. Гаризамны махсус комиссия карап хуплады, аннан соң инде койма проектын да расладылар. Сайлап алырга дип, миңа дүрт вариант тәкъдим иттеләр»,— ди Валентина Кочнева.

Хәтерләсәгез, коймаларын төзекләндерүгә тоткан акчаларының бер өлешен кайтару буенча грант алуга шәһәребезнең тарихи өлешендә яшәүчеләр гариза бирә ала. Гаризаны хупласалар, иске койманы сүтеп яңаны куярга, 50 мең сум күләмендә компенсация алырга була. Бу проект берничә елга исәпләнгән, грант шартларына туры килүче һәр кеше гариза бирергә мөмкин. Шул ук вакытта, койманың озынлыгы, аның бәясе әһәмиятле түгел.

Коймасын яңартырга теләүчеләр 4-48-98 номеры буенча телефоннан шалтыратырга, гаризаны ppseralabuga@mail.ru электрон почтага җибәрергә тиеш. Аларны махсус комиссия карый һәм җиңүчене билгели. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100