news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүчеләр Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыкты

Алабугада яшәүчеләр Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыкты
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабугада Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыктылар. Территорияләрне җыештыруга шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган гражданнар, волонтерлар һәм активистлар кушылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Массакүләм өмә шәһәрнең барлык территорияләренә диярлек кагылды. Тырма һәм себерке тоткан кешеләрне Алабуганың төп урамнарында да, шәһәрдән читтә дә күрергә мөмкин иде.

«Өмәләр кирәк. Бу бит безнең территория, ә территория — безнең йөзебез. Безгә көн саен укучылар килә, шуңа күрә чиста-пөхтә, матур булырга тиеш. Ләкин укучылардан һәм китапханәдән тыш, без шәһәр халкы өчен янәшәдәге урамнарны җыештырып тәртип урнаштырабыз», — ди Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.

Шәһәр урамнарын чистартуда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Аларны Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее территориясендә очратырга мөмкин булды.

Җыештыруга район җитәкчелеге дә кушылды. Алар «Гуляй парк» территориясен тәртипкә китерделәр. «Бердәм Россия» спорт комплексы хезмәткәрләре дә күмәк җыештыруга чыкты.

Алабуга районы Ветераннар советы да оешма рәисе Геннадий Баганов җитәкчелегендә Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Алар шәһәр Мәдәният сарае артындагы территориядә тәртип урнаштырды. Шимбә көнне алар 15 капчыктан артык чүп-чар җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100