Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряков 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Кирилл Тимряков 1925 елның 7 октяберендә туа. 1942 елның ахырында Кирилл Степановичны яшьләр өчен хәрби әзерлек дәресләренә җибәрәләр, ә 1943 елның июлендә 17 яшьлек егет Түбән Новгородка элемтәче белгечлегенә укырга керә.
Укудан соң ул 151 нче автомобиль полкына эләгә. Корея фронтында финнар белән сугышта катнаша. Аннары сугыш юлын Ленинград фронтында дәвам итә. Легендар Маршал Леонид Говоров җитәкчелегендә Кирилл Тимряков 941 нче аерым элемтә батальонында атучы-телефонист булып хезмәт итә. Соңрак аларның полкын Балтыйкка күчерәләр, җиңүне Кирилл Степанович Любава шәһәрендә каршылый. Ул 1956 елга кадәр флотта хезмәт итә.
Ул «Хәрби казанышлар өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз