news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүче 51 яшьлек ир-ат махсус операциягә үз теләге белән барырга булган

Алабугада яшәүче 51 яшьлек ир-ат махсус операциягә үз теләге белән барырга булган
"Новая Кама"

28 октябрьдә Алабугадан өч ир-ат Казанга җыелу пунктына китте. Мобилизацияләнүчеләр арасында үз теләге белән баручы 51 яшьлек ир-ат Алексей Моряшов та бар.

Ир-ат армиядә хезмәт итмәгән, әмма аның Ватанын сакларга бару теләге көчле булган. Ул үзе өч тапкыр хәрби комиссариатка килгән. Аны өченче тапкыр барганнан соң гына чакыртканнар. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.

«Башымны югары күтәреп барам, Ватан алдында бурычны үтәргә кирәк. Бары тик җиңүгә өметләнәм», - ди ир-ат.

Бу көздә аларның гаиләсендә өченче озату. Алексейның улы, шулай ук хатынының абыйсы да өлешчә мобилизацияләүгә эләккән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100