news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза

Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза

Алабугада 1-10 августта яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургның А.Л.Штиглиц исемендәге дәүләт академиясе ярдәме, Белоруссиянең һәм Алабуганың мактаулы консулы Константин Анисимов катнашы белән үткәрелә.

Лабораториядә илнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан 17 рәссам катнаша. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

10 августта, йомгаклау күргәзмәсендә, быел һәм узган елларда иҗат лабораториясендә оештырылган эшләр тәкъдим ителәчәк.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100