Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Яшь Гвардия» һәм көллиятләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Алабуга политехника көллияте базасында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм Алабуга муниципаль районының һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Студентлар алдында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яшь Гвардия»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов һәм Алабуга муниципаль районы депутаты, политехника көллияте директоры Светлана Соколова чыгыш ясады. Алар яшьләрнең игътибарын илнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуның мөһимлегенә юнәлттеләр.
Тантаналы шартларда «Яшь Гвардия»нең төбәк штабы җитәкчесе Р.А.Шиһабетдинов, политехника көллияте директоры Светлана Соколова, мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Людмила Рыбакова һәм медицина көллияте директоры Надежда Ушакова хезмәттәшлек турындагы документка имза куйдылар.
Килешү патриотик тәрбия бирү һәм яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру буенча уртак эшне гамәлгә ашыруга багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз