Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада ярты елда 13 кеше СПИДтан үлгән
Алабуга районында табиблар 12,8 меңнән артык кешене тикшергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Алабуга, 13 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Ел башыннан алып Татарстанның Алабуга районында 13 кеше СПИДтан үлгән. Муниципалитетта барлыгы 184 кеше ВИЧ инфекция йоктырган. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсендә сөйләделәр.
ВИЧ-инфекциялеләр арасында 30-39 яшьлек ир-атлар күп. Нигездә, бу – эшсезләр. Ел башыннан алып 16 кешедә – 10 ир-атта һәм 6 хатын-кызда вирус табылган. Күпчелек очрактаи нфекцияне җенси юл белән йоктыралар.
Беренче ярты елда Алабуга табиблары 12,8 меңнән артык кешене тикшергән. Табиблар тикшерү аноним рәвештә үткәрелүен искәртте.
Быел инфекцияле 3 хатын-кызның бала табуы теркәлгән. “Балаларның ВИЧ-инфекция йоктыру–йоктырмавы турында бары тик 18 айдан гына белергә мөмкин булачак. Бер ана авырлы вакытта препаратлар кабул итмәде, шуңа күрә баланың инфекция белән туу куркынычы бар”, - диде Алабуга Үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Азат Гайсин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз