Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Япониядән килгән студентлар өчен Сабантуй оештырдылар
КФУда стажировка үтү программасы кысаларында Канадзава шәһәре университетыннан килгән студентлар Алабугада булды.
(Алабуга, 26 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Япониядән килгән студентлар өчен милли уеннар белән Сабантуй бәйрәмен “Буревестник” спорт-сәламәтләндерү лагерында уздырдылар. “Кросс-мәдәни алмаш: гуманитар һәм экологик аспектлар” һәм “Заманча фән һәм технология” программасы кысаларында Канадзава шәһәре университеты студентлары КФУда стажировка үтә.
Кичә алар Алабуганың КФУ институтында кунакта булды. Барлыгы 43 студент һәм 2 укытучы. Алар өчен мәдәни программа әзерләнгән. Иртәнге якта кунаклар “Түбән Кама” милли паркында һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында булдылар. Ә көндез вуз студентлары оештырган Сабантуйда катнаштылар. Кунаклар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышты.
Бүген япон делегациясе КФУның Алабуга институты музеенда, Алабуга шәһәрчегендә булачак, япон хәрби тоткыннары каберләренә чәчәкләр салачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз