news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада янгыннан зыян күргән гаиләгә ике бүлмәле фатир биргәннәр

Алабугада янгыннан зыян күргән гаиләгә ике бүлмәле фатир биргәннәр
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада янгыннан зыян күргән гаиләгә ике бүлмәле фатир ачкычын тапшырдылар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Ирина Удальцова сөйләгәнчә, алар 2020 елда күршеләрендә чыккан янгын аркасында тораксыз калган. Фатир алуга чиратта торган 2,5 ел эчендә аларга алты фатир алыштырырга туры килә. Хәзер гаилә тулай торакта бүлмә арендалап тора.

«Без фатирлы булуыбызга бик шат, аеруча балалар куана. Минем өч балам, оныгым бар. Барысы да бу фатирны түземсезлек белән көтте. Бүгенге көндә балаларның бер өлеше әбиләрендә тора, әмма хәзер, ниһаять, без бергә яши алачакбыз», — дип уртаклашты Ирина Анатольевна.

Аның сүзләренчә, алар инде үз фатирларын барып күргәннәр һәм аннан канәгать калганнар. Яңа фатирга гаилә ремонттан соң күченәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100