news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада янгында өлкән яшьтәге ир-ат белән хатын-кыз вафат булган

Яну мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Бүген иртән Алабугада шәхси йортта янгын чыгып, ике кеше вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Приовражная урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 7.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына килеп ирешкән. Урынга 75 нче номерлы янгын бүлеге янгын сүндерүчеләре, медицина, полиция, газ һәм электр челтәре хезмәткәрләре юнәлә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ике катлы кирпеч йорт нык төтенләгән хәлдә була 8.05 сәгатьтә терәтеп ясалган бүлмәдә йорт хуҗабикәсе, 68 яшьлек хатын-кызның, нык янган гәүдәсе табылган. Тагын 3 минуттан янгын сүндерүчеләр коридорда 69 яшьлек ир-атның гәүдәсен дә табып ала

Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot