news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада янгын сүндерүчеләр биш катлы йортта чыккан янгынны сүндергән

Кичә кич Алабуганың Окружное шоссе урамындагы күпкатлы йортның беренче катындагы фатирда янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр тәрәзә һәм суыткыч янында урнашкан әйберләрне сүндергән, янгын 8 квадрат метрда булган. Фатир хуҗабикәсе янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә фатирдан чыккан.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot