Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада янгын сүндерүчеләр биш катлы йорттан тугыз өлкән кешене һәм баланы коткарган
Янгын Нефтьчеләр проспектында урнашкан йорт фатирында булган.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Алабугада биш катлы йорттан янгын сүндерүчеләр тугыз өлкән кешене һәм баланы коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә көндез янгын Нефтьчеләр проспектындагы йортның бер фатирында булды. Дүрт квадрат метр мәйданда бүлмәдәге әйберләр янды», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сүндерүчеләр коткару җайланмалары ярдәмендә биш катлы 10 кешене чыгарган, алар арасында бер бала бар. Янгын берничә минут эчендә сүндерелде.
Башлангыч фаразлар буенча, янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазлары белән файдалану кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз