Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган
Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирдан ике баланы махсус битлек кидертеп алып чыккан.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Алабугада янгын чыккан фатирда ир-ат мәете табылган.
Кичә кичке сәгать унбердә янгын сагының 101 номерына Алабугада Землянухин урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. Йортның беренче катындагы фатирда карават янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр югары каттагы фатирдан ике һәм дүрт яшьлек ике баланы алып чыккан. Балаларны махсус битлек кидереп саф һавага алып чыкканнар.
Ир-атның шәхесен һәм янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз