news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яңартудан соң «Городищенский» чишмәсе ачылды

Алабугада яңартудан соң «Городищенский» чишмәсе ачылды
"Алабуга нуры"

Алабугада яңартудан соң «Городищенский» чишмәсе ачылды. Ул Алабуга шәһәрлеге калкулыгы итәгендә, Тойманың Камага кушылган урынында урнашкан. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Билгеле булганча, бу чишмәне нефтьчеләр 1995 елның маенда төзекләндергән. Бүген бу Алабугада яшәүчеләрнең һәм шәһәр кунакларының яраткан урыны.

Быел чишмә тагын да уңайлырак һәм матуррак булсын өчен, аны яңарту турында карар кабул ителә. Чишмә юлына асфальт салына, баскычлар яңартыла, төшү һәм күтәрелү урыннары җиһазландырыла, утыргычлар һәм кечкенә беседка куела.

«Хәзер халык чиста һәм тәмле су алырга килгәч, утырып ял итә дә алачак», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100