news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яңа прокурор билгеләнде

Алабугада яңа прокурор билгеләнде
Фото: Татарстан прокуратурасы

Алабугада һәм Татарстанның ике районында — Менделеевск һәм Әтнә районнарында прокуратурада кадрлар үзгәреше булды. Алабугада шәһәр прокуроры вазифасын өлкән юстиция киңәшчесе Айрат Низамиев башкарачак. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Менделеевск районында прокурор итеп өлкән юстиция киңәшчесе Алсу Сәлахетдинова билгеләнде. Әтнә районын кече юстиция киңәшчесе Марат Газизов җитәкли.

Коллективка яңа җитәкчеләрне Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тәкъдим итте, анда муниципалитет вәкилләре һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot