Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада яңа кадрлар билгеләү турында карарлар кабул ителде
Алабугада район сессиясендә яңа кадрлар билгеләү турында карарлар кабул ителде. Җир-мөлкәт палатасы башлыгы итеп Эльмира Гыйләҗева билгеләнде.
Моңа кадәр ул берничә ел дәвамында урынбасары вазифасында эшләгән һәм хәзер җитәкләгән юнәлеш белән яхшы таныш.
Шулай ук Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Эльмира Әхмәдиева билгеләнде.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, яңа җитәкчегә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Башкарма комитет җитәкчесе Эльмира Равил кызы Әхмәдиевага ышанычлы фикердәшләре даирәсендә район иминлеге өчен күп еллар уңышлы эшләвен телим».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз