news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды

23 декабрьдә Алабугада Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бу кичне «Молодежный» стадионында шәһәрнең төп гүзәле — Яңа ел чыршысында төрле-төсле утлар кабынды. Яңа елның төп символы узган гасырның 80нче елларында ук шәһәрне бизәгән тарихи урынга кире кайтты, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.

Бәйрәм чарасы 1800 квадрат метр зурлыктагы 700 кешене сыйдыра алырлык гаять зур шугалак үзәге булган масштаблы мәйданчыкта барды. Кунакларны дистәләгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, барабан тамашасы, чыршы тирәсендә җырлар һәм әйлән-бәйлән уйнаулар каршы алды.

Фото: © «Алабуга нуры» газетасы

Тантананы Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул мизгелнең тарихи әһәмиятен билгеләп үтте, соңгы тапкыр шәһәрнең төп чыршысы монда берничә дистә ел элек булганлыгын искәртте. Рөстәм Мидхәт улы эшмәкәр Илдар Шәмсетдиновка бәйрәм мәйданчыгын булдыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул иске шәһәр һәм Шишкин буалары күренешләре белән органик рәвештә ярашучы яңа локация кыш буе халыкка кирәк булачак, дип ышаныч белдерде. Шәһәргә яңа чыршы бүләк иткән махсус икътисадый зона адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Хәзер Алабугада бәйрәм кәефе тудырачак ике зур яңа ел гүзәле бар. Үзенең мөрәҗәгате азагында район башлыгы һәркемгә сәламәтлек, уңышлар һәм киләсе елда тыныч күк йөзе теләде.

Котлаулар «Соллерс Алабуга» җәмгыятенең дәүләт органнары белән элемтә департаменты җитәкчесе Лилия Оболонскаядан да яңгырады, ул компания исеменнән алабугалыларга бәхет һәм ныклы сәламәтлек теләде. Ул билгеләп үткәнчә, коллектив өчен бәйрәмдә катнашу һәм балаларга изге хыялларын тормышка ашыру зур мәртәбә.

Балаларның теләкләрен үтәү бәйрәмнең мөһим һәм күңелне нечкәртерлек өлешенә әверелде. Тантана кунаклары — район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Соллерс Алабуга» департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская — «Теләкләр чыршысы»нда үзләренең кадерле язуларын калдырган балаларга бүләкләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot