news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр район башлыгы белән очрашты

Алабугада мобилизацияләнгән якташлар белән очрашу узды. Хәрбиләр өчен концерт әзерләнде, соңыннан алар район җитәкчелеге белән сөйләшә алды. Рөстәм Нуриев беренче чиратта хәрбиләрнең, аларның гаиләләренең ихтыяҗлары белән кызыксынды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бергә булырга һәм курыкмаска. Бу сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучы 66 яшьлек хәрбидән яшьрәкләргә теләк булып яңгырады. Бүген ул — сугыш хәрәкәтләре ветераны, яшь буенча эштән киткән. «Мин —патриот, мин үз илемне, Татарстанны, Алабуганы, гаиләмне яратам һәм аларны якларга киттем», — ди хәрби хезмәткәр.

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә район Ветераннар советы да ярдәм күрсәтә. Аның вәкилләре блиндаж шәмнәре, маскировкалау челтәрләре, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.

— Без, ветераннар, мобилизацияләнгәннәр белән очрашуларда даими катнашабыз, моннан тыш, аларны үз яныбызга чакырабыз, шәхсән аралашабыз. Егетләр бүген бөтенләй башка, аларның чын хәрбиләр булуы һәм үз бурычларын үтәргә әзер торулары сизелеп тора, − ди Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Очрашуда Алабуга шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов һәм аның өлкән ярдәмчесе Иван Пензин да катнашты.

— Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның хокукларын үтәү тикшерелде, аның барышында гражданнарның 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү белән тәэмин ителүе ачыкланды, моннан тыш, гаиләләргә шәһәр һәм район буенча бушлай йөрү өчен транспорт карталары, шулай ук спорт объектларына, кинотеатрга һәм уен бүлмәсенә бару өчен абонементлар бирелде. Моннан тыш, гаиләләр муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау өчен түләнә торган ата-аналар түләвеннән азат ителгән, балалар мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин ителгән, — дип билгеләп үтте Иван Пензин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100