Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада ягып җылыту сезоны башланды
Идарәче компанияләр һәм Торакның милекчеләр ширкәте гаризалары буенча йортларга җылылык бирелә.
(Алабуга, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга районында ягып җылыту сезоны рәсми рәвештә башланды. Тарловка бистәсендә яшәүчеләрнең йортларына җылылык Үзәк котельнаядан килә. Хәзергә барлыгы 6 йортка җылылык бирелгән. Бу турыда Алабуга Җылылык челтәре предприятиесендә хәбәр иттеләр.
Әмма әлегә һаваның уртача температурасы 8 градустан югары, социаль объектларга, мәгариф учреждениеләренә һәм торак фондларга җылылык бары тик гаризалар буенча гына биреләчәк, диделәр ТКХ департаментында.
«Әгәр 5 көн дәвамында температура 8 градустан түбән булса, учреждениеләргә һәм күпфатирлы йортларга җылылык гаризалардан башка биреләчәк», – диде ТКХ департаменты директоры Василий Филиппов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз