Алабугада яңа халыкара мәктәп ачылды
"Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Кама сәнәгать үзәгендә эшләүче чит ил белгеләре балаларына шунда белем бирү каралган
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Алабугада чит ил белгечләре балалары өчен Alabuga International School - халыкара мәктәп ачылды. Республика өчен яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Alabuga International School - махсуслаштырылган мәктәптә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Кама сәнәгать үзәгендә эшләүче чит ил белгеләре балаларына белем бирү каралган. Мәктәп комплексында мәктәп һәм балалар бакчасы бар, гомуми мәйданы - 4 мең.кв.м. Анда 350 бала белем алырга мөкин.
Аерым алганда, мәктәп нигезенә беренче ташны салу тантанасы 2013 елның 1 мартында уздырылган иде . Ул "Өч аю" арендалы коттеджлар бистәсе территориясендә урнашкан. "Алабуга" МИЗның идарә компаниясе "ОЭЗ ППТ "Алабуга" ААҖ бистәне төзү заказчысы булып тора, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).