news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада яңа ел төнендә күңел ачу урыннарында куркынычсызлык чаралары кабул ителгән

90нан артык полиция хезмәткәре, шулай ук ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары кизү торачак.

Алабугада яңа ел төнендә күңел ачу урыннарында куркынычсызлык чаралары кабул ителгән
Рамиль Гали

(Алабуга, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада яңа ел төнендә күңел ачу урыннарында 90нан артык полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, шулай ук ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары кизү торачак. Бу хакта Алабуга районы террорчылыкка каршы комиссия утырышында билгеле булды.

Алабугада төп бәйрәм чаралары Ленин мәйданында узачак. Шулай ук Раштуа бәйрәмендә шәһәр гыйбадәтханәләре аеуча контрольгә алыначак.

Яңа ел төнендә маршрут автобуслары 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк. 1 гыйнвардан җәмәгать транспорты гадәти режимда эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot