news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар

Урман гүзәле быел да “икмәк” стилендә бизәләчәк.

(Алабуга, 27 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар. Ул быел да Ленин мәйданында булачак. Ясалма чыршы, узган елдагы сыман, 18 метрлы булачак.

Алабугада үзәк чыршыдан тыш тагын чыршылар куелачак. Алар 4нче микрорайонында, Мәдәният йорты каршында, Танайка-2 микрорайонында һәм Пионер паркында булачак.

 Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча урынбасары Ольга Никитина сүзләренчә, Ленин мәйданындагы төп чыршы быел да “икмәк” стилендә бизәләчәк: көндез анда ялтыравыклы уенчыклар балкыса, кичен икмәк эшләнмәләре бизәячәк. Бу Алабуганың кунакчыллыгын күрсәтә торган символ булып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100