Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды
Зодиакның барлык билгеләре сурәтләнгән 12 чыршы утыртылачак
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Яңа ел чаралары 24 декабрьдә башланачак.
Алабугада план буенча чараларга старт 24 декабрьдә Шишкин буалары территориясендә биреләчәк. Монда гадәт буенча шәһәрнең иң төп чыршысы куелачак. Бу юлы урман гүзәле “Яшьләр” стадионының нәкъ уртасына урнаштырылачак, ә аның тирәли зодиакның барлык билгеләре сурәтләнгән, поликарбонаттан ясалган тагын 12 чыршы утыртылачак. Яңа елның төп мәйданында зур шугалак булачак, агачтан кечкенә таулар урнаштырылачак, һәм боздан зур тау ясалачак. Үзәк чыршыны ачу 20.00 сәгатькә планлаштырыла. Яңа ел гүзәле гадәт буенча 4 нче мәхәлләдә дә бизәләчәк.
Предприятиеләр, оешмалар һәм физик затлар арасында иң матур Яңа ел бизәлешенә традиция буенча бәйге игълан ителәчәк, дип белдерә “Алабуга нуры” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз