news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада хуҗасыз этләргә куелган һәйкәлнең эченә җыелган акчаны алдылар

Алабугада хуҗасыз этләргә куелган һәйкәлнең эченә җыелган акчаны алдылар
"Алабуга нуры"

Хуҗасыз калган этләргә ярдәмгә куелган, акча җыя торган һәйкәлнең эчен ачтылар. Александр бакчасында урнаштырылган һәйкәлдән, аның эченә җыелган акчаларны ел саен алып, «Тугрылык» приютына тапшыралар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Былтыр «копилка»дагы акча күләме 30 мең сумга якын булган. Быел күпме булганлыгын соңрак белербез. Бу һәйкәлне 2014 елда ачканнар иде. Дәүләтнеке булмаган приют директоры Анжелика Ивашечкина сүзләренчә, шушы сигез ел дәвамында ел саен бер үк мәшәкать: акча савытын алган вакытта, ул әйләнә һәм акчалы кап җиргә төшә.

«Акча туфрак белән бутала, алар ел буена күгәреп бетә, кәгазьлесе аннан да начар — ертыла, банклар аларны алудан баш тарта. Югыйсә кешеләр ул акчаларны яхшы ният белән сала, мәрхәмәт эшлим дип. Шулай булгач, алар бөтен килеш алынырга тиеш. Чиләк тулы икән, анда уртача 50 мең сум дигән сүз», − ди Анжелика Ивашечкина.

Шул ук вакытта, акчаларны алуны гадиләштерер өчен, бу мәсьәләнең башка чишелешләре дә карала.

«Әйе, чыннан да, акчаны алуы бераз кыен. Кешеләр чын йөрәктән китерә, дигәндәй. Без «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» идарәсе белән сөйләштек һәм нинди дә булса килешү табарбыз дип ышанабыз. Бәлки, акчаларны җиңел алу өчен, һәйкәлнең корылышын үзгәртәсе булыр», − диде Алабуга шәһәр Советы депутаты Адилә Абдуллина.

Бу һәйкәлдә җыелган акча — этләр приюты өчен сизелерлек ярдәм. Анжелика Ивашечкина әйтүенчә, алар этләрне ашатуга тотылачак. Моның өчен көн саен 3 мең сумлап акча китә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100