news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада Хәтер мемориалындагы 265 яран гөлне урлаганнар

Алабугада Хәтер мемориалындагы 265 яран гөлне урлаганнар

Быел Алабуга чәчәк композицияләре белән бизәлде, моңа халык бик куанды. Тик, кызганычка, кайберәүләр бу композицияләргә карап кына калмыйча, аларны казып алырга да ярый, дип саный. Хәтер мемориалында үсеп утырган 265 төп яранны казып алганнар.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматка сылтама белән «Алабуга нуры» хәбәр иткәнчә, бу мондый караклыкның беренче генә очрагы түгел инде. Чәчәкләрне шәһәр Мәдәният йорты янында, Меңьеллык һәм Тукай урамнарында казып алганнар иде.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100