Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 4000 чыршы утырттылар
Алабугада «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар батыр якташлары, туганнары истәлегенә 4000 чыршы утыртты. Анда студентлар, полиция хезмәткәрләре, педагоглар, заводта эшләүчеләр һәм тагын башка бик күп һөнәр ияләре бар иде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Гаризада 1 гектар мәйдан бар, бүген барысын да утыртырга өлгерәбез. Участок очраклы сайланмады — заводлар күп булганлыктан, без махсус икътисади зона территориясе тирәсен яшелләндерергә телибез, - дип аңлатты урманны торгызу инженеры Оксана Смирнова.
Балалар экология-биология үзәге хезмәткәрләре уртак акциягә беренче тапкыр чыккан. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә алар үзәк территориясендә алма һәм слива агачлары утырткан.
«Без бу акциядән читтә калмыйбыз: тәҗрибә участогында «Хәтер бакчасы» һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-пионерлар хөрмәтенә алма һәм слива утырттык. Минем ике бабам да сугышта булган. Бүген мин алар һәм шул елларда һәлак булган башка сугышчылар истәлегенә агачлар утыртам», — ди балалар экология-биология үзәге методисты Венера Вәлиева.
Полиция хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар да ел саен истәлекле агач утыртуда катнаша. «Безнең хезмәткәрләр Ватан хакына һәлак булган геройлар истәлегенә урман утырта. Бу хәтер мәңге саклансын иде», — дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча матбугат белән элемтә бүлеге инспекторы Надежда Назарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз