news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада хәрбиләргә сугыш хәрәкәте ветераны таныклыгы тапшырылды

Алабугада хәрбиләргә сугыш хәрәкәте ветераны таныклыгы тапшырылды
Фото: https://alabuganury.ru

Алабугада гомумшәһәр планеркасына Луганск Халык Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашкан өчен сугыш хәрәкәте ветераны таныклыгын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә

Алабуга районы башлыгы урынбасары Роман Исланов кулыннан документларны отставкадагы прапорщик Анатолий Седунов, отставкадагы ефрейтор Евгений Рыбаков, отставкадагы рядовой Равил Гобәйдуллин, отставкадагы ефрейтор Александр Николаев алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot