news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада хәрби гаиләсенә торак алуга сертификат бирелде

Алабугада фатир алуга сертификатның берсе Чечня Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәа катнашучыга тапшырылды. Ул торак алу өчен чиратка 2006 елда баскан. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән, шуңа күрә аның өчен документны әнисе алды.

«18 яшендә улым армиягә китте, аннан Чечняга эләкте, Псков десант гаскәрләрендә хезмәт итте. Кайткач, фатирга чиратка басты. Үз торагы турында күптән хыялланган иде. Шалтыратуга ук, аны сөендерәчәкмен. Сертификат бирүләренә бик шатмын. Ватанны саклаучыларны онытмаулары куандыра. Улым бик сөенәчәк. Рәхмәт», – диде хәрбинең әнисе.

Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Динара Исаева аңлатканча, алабугалыга, Чечня Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, Ветераннар турында федераль закон нигезендә торак бирелгән.

Гомуми мәйданы 28 квадрат метр булган бер бүлмәле фатирны аңа Алабуганың вариссыз калган мөлкәт фондыннан биргәннәр. Соңгы елларда мохтаҗларга 13 торак сертификаты тапшырылды.

«Бу шактый озакка сузыла торган эш, документ эше күп. Хокук палатасы белән берлектә дәгъва гаризалары бирү, анда инде яшәмәгән яки башка торак сатып алган затларны исәптән төшерү таләп ителә. Бу буш торган муниципаль фатирларга кагыла. Әлеге эшне алып барабыз, җитәкчелек тарафыннан башкарма комитет алдына куелган бурычларны үтәячәкбез», — дип билгеләп үтте Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Шулай ук торак сертификаты авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле күп фатирлы йортта яшәүче Александра Галиуллинага тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100