news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Хәрби дан музее ачылды

Алабугада Хәрби дан музее ачылды
Фото: http://alabuganury.ru/

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулган көндә, 15 февральдә, Алабугада тантаналы шартларда хәрби дан музее ачылды. Ул мәдәният идарәсе бинасында, Яр буе урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, Алабугада мондый музей моңа кадәр дә бар иде инде. Аның башлангычында 8нче мәктәпнең тарих укытучысы Галина Мясникова тора, ул 1988 елда ук мәктәптә сугышчан дан почмагын булдыра. Аннары бу идеяне Әфган сугышы ветераны Александр Баталов күтәреп ала һәм 1993 елда Алабугада беренче сугышчан дан музее ача.

Ике ел элек хәрби дан музее бөтенләй бинасыз кала. Әфган һәм Чечня ветераннарына җыелу урынын булдыру мөһимлеге барлыкка килә. Сүз уңаеннан, Алабуга районында хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 600ләп ветеран яши, шуларның 190ы — Әфган сугышында катнашучылар (110ы инде исән түгел).

Хәрби дан музее хезмәткәре Екатерина Данилова бу хәрби хәрәкәттә катнашкан якташларыбыз белән бәйле барлык экспонатларны, фотоларны һәм архив материалларын саклап кала алган. Екатерина Павловна үзе дә 1984 елдан 1987 елга кадәр Әфганстанда яшәгән һәм фотограф булып эшләгән.

Яңа ачылган хәрби дан музеенда берничә стенд бар. Экспонатларның һәм материалларның күп өлеше Әфган һәм Чечня сугышлары белән бәйле. Биредә 100дән артык экспонат җыелган һәм сакланачак: алар арасында хәрби экипировка әйберләре, корал һәм армия приборлары, газета материаллары, фотосурәтләр һәм тарихи документлар бар.

Шулай ук хәрби әдәбият, Кандагар янында сугышчыларның һәлак булган урыннары күрсәтелгән географик карта, рация тәкъдим ителгән. Уникаль экспонат-трофейлар арасында: дошманның 100 патронлы патронташының оригиналы, армия каешы һәм документлар өчен күннән эшләнгән планшет. Моннан тыш, хәрби дан музее интерьерын Әфган таулары макеты һәм алар өстеннән очып барган МИ-24 хәрби вертолеты тулыландырып тора.

Әфган сугышыннан тыш, музейда Бөек Ватан сугышына, Чечня кампаниясенә багышланган һәм махсус хәрби операция белән бәйле стендлар да бар.

«Мондый музейны ачу, әлбәттә, зур вакыйга. Ил тарихында һәр чор әһәмиятле. Нинди генә булса да, ул чор киләчәк буыннарыбызга кала, без аны сакларга тиеш. Екатерина Павловна Данилова кебек кешеләр булу бик мөһим. Бу кечкенә музейны ачу зур вакыйгаларның башы булсын. Мондый вариантта гына тукталып калмаска, ә вакыт узу белән хәрби (сугышчан) дан музеен булдырырга планлаштырабыз», − диде район ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Фото: © http://alabuganury.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100