news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада WorldSkills әләме эстафетасы катнашучыларын хөрмәтләделәр

Бүгенге көндә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты байрагы Татарстанның 7 районында булды инде.

(Алабуга, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга WorldSkills флагы эстафетасында катнашты. WorldSkills Яшь профессионаллар хәрәкәтенең төп символын хөрмәтләү өч мәйданчыкта узды: Алабуга политехника көллиятендә, КФУның Алабуга институтында һәм «МТЗ-Татарстан Сәүдә-җитештерү компаниясе»ҖЧҖдә.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты байрагы республиканың 7 районында булды инде. Алабугада әләмне предприятиеләр эшчеләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм шәһәрнең актив яшьләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Татарстан Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев катнашында узды.

«Ел саен Алабуга политехника көллияте студентлары WorldSkills милли чемпионатында призлы урыннар алалар. Бу уку елында гына да алар 7 медаль яулады (2 алтын, 3 көмеш, 2 бронза медаль — Т-и иск.). Без талантлы егетләребезнең уңышлары белән горурланабыз һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

  • WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган ассоциация, аның максаты - бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, бөтен дөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша эшче һөнәрләрне популярлаштыру.

"WorldSkills хәрәкәтенең төп бурычы - яшьләр арасында мотивацияне арттыру, икътисадның реаль секторында үз карьераларын төзү, чөнки югары квалификацияле кадрлар республика икътисадының гына түгел, тулаем Россия икътисадының да нигезе. WorldSkills аша студентлар бер-берсе белән ярыша, үз компетенциясе дәрәҗәсен күтәрә ала», - диде Татарстан Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев.

Мөхтәрәм кунаклар Алабуга районы гербын WorldSkills Kazan 2019 әләменә каеп куйдылар һәм Тимур Темиргалиев эстафетада катнашучы сертификаты тапшырды. Өч мәйданчыкның һәркайсында концерт программасы оештырылган иде.

Эстафетаның чираттагы катнашучылары Яңа Чишмә халкы булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100