news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада волонтер-медикларны бүләкләделәр

Алабугада «Кама» уку театрында волонтер-медикларны бүләкләделәр. Пандемия вакытында алар шәһәр кешеләренә дарулар тараткан. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Профсоюзлар гамәлгә ашырган эшчәнлек юнәлешләренә дә тукталабыз. Ике атна эчендә без Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә булдык, ә бу юлы Алабугага килдек. Уку елы ахырына кадәр чыгарылыш курс студентлары белән аралашу өчен медицина көллиятләре һәм техникумнары булган барлык эре муниципалитетларны колачларга планлаштырабыз», — ди ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров.

Лекцияләрдән соң волонтерлар, беренчел кирәкле продуктларны һәм даруларны китерүдә актив катнашучы студент-медикларны бүләкләнде. Ике елдан артык вакыт эчендә волонтерлар 3245 адреста булган.

«Без Алабугада волонтерлар хәрәкәте барлыгы һәм Алабуга медицина училищесының бу юнәлештә актив булулары белән горурланабыз. Шунысы куанычлы, студентлар мохтаҗларга үзләре теләп ярдәм итә», — дип өстәде Марат Гафаров.

Училищеның волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Әнисә Минһаҗевага «COVID-19 пандемиясе белән көрәштә казанышлары өчен» истәлек медале тапшырылды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100