news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Төп бүләк ябалак сыны – акыл һәм белем символы.

Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләрне бүләкләделәр
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Алабугада VII республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ярышларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның 40 торак пунктыннан 140тан артык укучы катнашты. Алар тематик секцияләр буенча үз докладларын тәкъдим итте. Модераторлар сүзләренчә, аларның һәрберсе күләмле һәм кызыклы тикшеренү эшләре алып барган.

Иң яхшы докладлар авторларына дипломнар тапшырылды. Төп бүләк ябалак сыны – акыл һәм белем символы.

news_right_1
news_right_2
news_bot