news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ветераннарга Җиңү көненә 2400 җыелма бүләк ителәчәк

Алабуга районында һәм шәһәрдә ветераннарга Җиңү көненә бүләкләр тапшыралар. Аларны 150дән артык кеше алачак. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, фронтовикларның тол хатыннарына, Ленинград блокадасында булганнарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бирелә. Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын 1923 елдан алып 1945 елның 9 маена кадәрге чорда туган алабугалылар алачак. Бүләкләрне ветераннарның өйләренә китерәләр.

Моннан тыш, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевтан да бүләкләр тапшырыла. Барлыгы 2400 җыелма әзерләнгән, аларның һәрберсендә 12 төр продукт бар. Аларны сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре генә түгел, ә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре, ветераннар хәрәкәте активистлары һәм гуманитар штаб волонтерлары да алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot