Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Ватан Геройлары көнендә Дан почмагын ачтылар
Ватан Геройлары көне — Ватан өчен, тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен үзләрен корбан иткән хәрбиләрне искә алу көне. Әлеге бәйрәм Алабуганың 8нче мәктәбендә билгеләп үтелде. Ватан өчен гомерләрен биргән 4 герой да шушы мәктәпне тәмамлаган. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Чара Дан почмагын ачудан башланды. Стенада «Сезнең батырлыгыгыз үлемсез... » дип язылган, астарак 4 герой — Руслан Шәрәфетдинов, Юрий Потанин, Станислав Большаков һәм Антон Любота фотолары урнаштырылган.
Катнашучыларны мәктәп директоры Илшат Зәйнаков сәламләде. Укучылар алдында һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары чыгыш ясады. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балалар шигырьләр укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз