Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада вандаллар, травматик коралдан атып, тукталыш пыялаларын ваткан
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Алабугада вандаллар, травматик коралдан атып, тукталыш пыялаларын ваткан. Бу кешеләргә шәһәр эчендә коралдан аткан һәм милекне бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Сишәмбе көнне шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин соңгы көннәрдә шәһәрдә вандализмның өч факты теркәлгәне турында сөйләде.
Шулай итеп, билгесез кешеләр машинада барганда, травматик коралдан атып, тукталыш павильоннарының пыяласын ваткан. Вандализмнар Горький, Төзүчеләр урамнарында, Тынычлык проспектындагы тукталышларда бер үк кешеләр тарафыннан башкарылган дип фаразлана.
«Барлык фото һәм видеолар бу гамәлләрне башкарган кешеләрнең шәхесләрен ачыклау өчен хокук саклау органнарына җибәрелгән. Гаеплеләр тиешле җәза алачак һәм закон буенча җавап бирәчәк. Бу кешеләргә шәһәр эчендә коралдан аткан һәм милекне бозган өчен җавап бирергә туры килә», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз