Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак
1 августта Алабуга шәһәрендә бишенче тапкыр «Туган батыр» җәядән ату турниры узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Туган батыр» татар милли мәдәни проекты авторы, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Радик Абдрахманов хәбәр итте.
«Ел саен безнең турнир 10 меңнән артык тамашачыны җыя, күпләр гаиләләре белән килә, палаткалар куеп, шәһәрдә берничә көн үткәрә. Быел әлеге чара Спас ярминкәсе кысаларында узачак, шуңа күрә без тагын да күбрәк кунаклар килүен көтәбез. Барлык Татарстанлыларны һәм туристларны бу зур һәм әһәмиятле вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз», – дип искәртеп узды ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Җәядән ату ярышларыннан тыш, программада тарихи мәчеттә күмәк намаз уку, һөнәрчеләр ярминкәсе, артистлар чыгышлары, шулай ук яшүсмерләр арасында көрәш буенча III республика турниры да бар.
«Ату ярышларында катнашучылар костюмнарның тарихи дөреслеген сакларга тиеш, бу исә тамашачыларга борынгы Болгар чоры атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Радик Абдрахманов.
Быел турнирга Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән спортчылар килүе көтелә. Программа яңа дисциплина – 3D-ату төре белән тулыланган.
Турнирның гомуми приз фонды – 336 мең. Җиңүчеләрне 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз