news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабугада узган ярминкәләрдә 120 тонна продукция сатылган
Быел да продукцияне өйгә китереп бирү оештырылды, пенсионерлар өчен әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә
Скопировать ссылку
(Алабуга, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Инде өченче атна рәттән Алабугада көзге ярминкәләр уза. Бу вакыт эчендә алабугалылар ярминкәләрдә 70 тоннадан артык бәрәңге, 15 тоннадан артык кәбестә, 10 тонна суган, 10 тонна ит һәм 6–7 тонна чөгендер, кишер һәм башка яшелчәләр сатып алган. Барлыгы 120 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Алабуга районыннан тыш, Мамадыш районы һәм Чаллы шәһәре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкуарлары да үз тауарларын алып килгән.
Мондый ярминкәләрнең популярлыгы аларда бәяләрнең артык кыйммәт булмавы белән аңлатыла. Мисал өчен, биредә бәрәңгенең килосы уртача – 8–10, суганның 10–12 сум тора.
Алабуга районының сәүдә бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ярминкәләр 17 октябрьгә кадәр узачак, ихтыяҗ булганда аның вакыты озайтылачак. “Октябрь аенда кышка әзерлек сезоны башлана, шунлыктан без сатып алучылар тагын да артыр дип көтәбез”, – диде сәүдә бүлеге башлыгы Нәзилә Зыятдинова.
Искәртеп узабыз, быел да продукцияне өйгә китереп бирү оештырылды, пенсионерлар өчен әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot