Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада утыртылган агачлыкларның берсендә кеше мәете табылган
Аңа гөмбә җыючылар тап булган
(Алабуга, 21 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада утыртылган урманнарның берсендә табылган ир-ат мәетенең шәхесе ачыклана. Аңа гөмбә җыючылар тап булган. Үлгән ир-атның төгәл яше әлегә билгеле түгел һәм шулай ук судмедэкспертлар тарафыннан ачыклана.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Алабуга шәһәре буенча тикшерү бүлегендә гәүдәнең башсыз булганлыгы турындагы имеш-мимешләрне инкарь иткәннәр. Моны гәүдә таралуның гадәти процесслары белән бәйләп аңлатканнар.
“18 июль көнне көндезге 10ннар тирәсендә череп таралу һәм асылыну билгеләре булган гәүдә табыла. Без һәлакәт урынына барып, тикшерүгә кадәрге чараларны үткәрдек”, – дип шәрехләде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Алабуга районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Эмиль Әмирҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз