Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада уртача пенсия 1 мең сум чамасы артачак
Алабугада яшәүче 19 меңнән артык кешенең пенсиясе арта
(Алабуга, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). 1 февральдән татарстанлылар пенсиясенең иминият өлеше 11,4 процентка арта. Алабуга һәм Алабуга районы буенча уртача пенсия якынча 1 мең чамасы артачак, дип белдерделәр Пенсия фондының Алабуга идарәсендә.
Шулай итеп, пенсия күләме 11 мең 211 сум тәшкил итәчәк. Картлык буенча пенсия күләме 11 мең 975 сум, инвалидлык буенча – 7962 сум, гаилә башлыгын югалтучыларга 7965 сум түләнәчәк.
Алабугада яшәүче 19 меңнән артык кешенең пенсиясе артачак. Әлегә социаль пенсия күләме элеккечә, ягъни 7 мең сум кала.Эшкә яраклы булмаган гражданнарны тәрбияләгән өчен түләүләр дә элеккечә, айга 1200 сум калачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз