news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Ураза гаете намазларына 1,7 меңнән артык кеше килгән

Мөселманнарның күбесе шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә җыелган.

Алабугада Ураза гаете намазларына 1,7 меңнән артык кеше килгән
Гульнара Салихова

(Алабуга, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабуга мөселманнары, бөтен дөньядагы кебек үк, Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Алабуга мөхтәсибәтендә әйтүләренчә, шәһәр һәм район мәчетләрендә бәйрәм намазларында барлыгы 1700дән артык кеше булган.

Бәйрәм намазлары шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә үтте. Тантаналы чара иртүк Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә узды. Шәһәрнең төп мәчетендә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар саны 700дән дә ким булмаган. Бу турыда Алабуга мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр.

Бәйрәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновның сәлам сүзләре һәм вәгазе белән башланып китте. Шулай ук алабугалыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Хәйруллин да район башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады.

Ай дәвамында шәһәрдә һәм районда бик күп чаралар узды. Һәр көнне мәчетләрдә ифтар уздырылды. Мәсәлән, көн саен шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә ифтарга 300гә якын кеше җыелды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100