news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада унҗиде ишегалды төзекләндереләчәк

Фикер алышу барышында йортта яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерде.

Алабугада унҗиде ишегалды төзекләндереләчәк
alabuganury.ru

(Алабуга, 5 август, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Бу атнада Алабугада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан 13нче йорт ишегалдында якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр белән очрашу үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алабугада проектта катнашу өчен 17 ишегалды сайлап алынган. Шуларның берсе – Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан 13нче йорт ишегалды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, биредә 18 подъезд, 279 фатир бар, димәк, биредә яшәүчеләр аз түгел. Хәзерге вакытта йортта капиталь ремонт дәвам итә, аерым алганда, фасадны яңарту буенча эшләр алып барыла. Йорт 1987 елда төзелгән.

Әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова үткәрде.

− Ишегалларын төзекләндерү буенча халыкның теләкләре вакытлар узу белән үзгәрә. Мәсәлән, бу – ишегалларында күп машиналар барлыкка килү белән бәйле, һәм еш кына машиналарны кую урыннары җитмәү уңаеннан шикаятьләр килә. “Безнең ишегалды” проекты юлны киңәйтү, парковкалар төзү, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, чүп-чар өчен контейнер урыннарын карау, яктырту, яшелләндерү эшләрен күз алдында тота. Хәзер безгә якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен тупларга кирәк, шуның нигезендә программа формалашачак. 2020 елның мартында ул эшли башлаячак, − дип сөйләде Людмила Рыбакова.

Фикер алышу барышында йортта яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерде, алар алдан әзерләп куелган махсус картада чагылыш тапты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100